«Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында Мамадыш муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны медицина тикшерүләрен һәм аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрүне дәвам итә. Агымдагы 3 ай эчендә медицина оешмаларына 1228 ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалид китерелгән. Мамадыш муниципаль районында яшәүче затларны китерү бушлай башкарыла. Автотранспорт «өлкән буын»төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынды.
Халыкны диспансерлаштыру программасы, куркыныч авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм алар белән үз вакытында көрәш башлау максаты белән, медицина тикшерүләренең тулы күләмен алырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнар Тәкәнеш табиблык амбулаториясендә тикшерү уза.