ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә 1 нче китапханә-филиалы хезмәткәрләре, Россиянең хәрби дан көне һәм Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, «Һәрберебезнең исендә" дип исемләнгән патриотик чара үткәрделәр.

Кыш балаларның да һәм өлкән яшьтәгеләрнең дә яраткан ел фасылы.Арча тернәкләндерү үзәгендә эшләүче белгечләр балалар өчен стадионда ”Кышкы уеннар” исеме астында чара үткәрделәр.Традицион кышкы уеннар салазкаларда шуу, чаңгыда шуу һәм хәрәкәтчән уеннар белән бәйләнеп барды.

1944 елның 27 гыйнвары-Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә. Бүгенге "Син бөек Ленинградны яклап чыктың" дигән чара нәкъ менә шушы вакыйгага багышланган иде дә инде.

Чирмешәндә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык хисап җыелышы узды.

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы социаль яклау идарәсенең әйдәп баручы белгече Светлана Лапко белән очрашу узды. Белгеч катнашучыларга биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе турында җентекләп сөйләде.

27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 ел тулуны билгеләп үтәләр. 

Уен кеше тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Кеше уйный башлагач, ул үсә, укый, үзен, үз мөмкинлекләрен һәм әйләнә-тирә мохитен белә. Бар бик күп классификация уеннары төрле нигезләр буенча, аларның берсе буенча аерым төркемгә бүлеп бирелә өстәл уеннары. 

27.01.2020 елда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сәламәт һәм аек яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән төркем чарасы, 23 социаль хезмәт алучылар белән «риск Градусы (хәмер)» дигән документаль фильм карау үткәрелде.

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан безнең илдә истәлекле чаралар үткәрелде. «Гнездышко» социаль приютында "Батырлык очраклы булмый" дигән танып-белү чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International