"Тормыш юлы!" бүген-Ленинград блокадасын өзү көне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 ел тулуны билгеләп үтәләр. Ленинград блокадасы нәкъ 872 көн дәвам итте. Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулу уңаеннан безнең интернат-йортта «900 көн» дигән видеоролик күрсәтелде, "Ленинград-герой шәһәре" темасына лекция - әңгәмә үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар, Ватан тарихына, ата-бабаларына хөрмәт күрсәтеп, әңгәмә тыңладылар, күп санлы сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International