Батырлык очраклы булмый

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан безнең илдә истәлекле чаралар үткәрелде. «Гнездышко» социаль приютында "Батырлык очраклы булмый" дигән танып-белү чарасы узды. Чараның максаты булып патриотизм һәм үз илең, үз халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү торды. Әлеге чара барышында балалар Яшел Үзән шәһәренең тарихи-мәдәни мирас музеенда булдылар.

Балалар "блокада", "тормыш юлы" төшенчәләре белән таныштылар. Кеше булмаган шартларда, куркыныч ачлыкта шәһәр яшәгән... Блокадада катнашучыларның һәм шәһәрне саклаган сугышчыларның батырлыгы алдында без бүген баш иябез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International