Чирмешәндә социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Чирмешәндә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык хисап җыелышы узды. Җыелышта Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Николаевна Рыбакова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова, «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Мәшгульлек үзәге, Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре катнашты.

Чирмешән районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р. С. Әхмәдуллина бүлекнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды. “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәге директоры урынбасары И. Л. Жигалова һәм Мәшгульлек үзәге директоры Ф. К. Дивитаеваның узган елга отчетлары тыңланды.

         Ф.М.Дәүләтшин җыелышка йомгак ясау барышында социаль учреждениеләр эшен канәгатьләнерлек дип таныды һәм социаль хезмәт өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде.   

         Йомгаклау киңәшмәсе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.  Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән социаль хезмәткәрләр Светлана Дмитриевна Сиякина һәм Фәридә Мансур кызы Яруллина бүләкләнделәр. Социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары социаль Малешина Людмила Дмитриевна Малешинага һәм социаль хезмәткәр Гөлназ Йосыф кызы Галимовага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International