“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында «Һәрберебезнең исендә" дигән патриотик чара

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә 1 нче китапханә-филиалы хезмәткәрләре, Россиянең хәрби дан көне һәм Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, «Һәрберебезнең исендә" дип исемләнгән патриотик чара үткәрделәр.

Чараның максаты: барлык социаль хезмәт алучыларга Бөек Ватан сугышының иң куркыныч вакыйгаларының берсе - Ленинград блокадасын искә төшерү.

Белгечләр социаль хезмәт алучыларга Ленинград шәһәренең камалыш шартларында ничек яшәве һәм монда яшәүчеләргә авыр  сынаулар узарга туры килүе турында сөйләделәр. «Туган йортка сугыш бәреп керде », «900 көн-төн буе батырлык һәм ныклык» һәм «Батырларга мәңгелек дан!» дигән видео-роликлар халык кичергән, бигрәк тә ярдәмчесез балаларның узган бөтен сугыш дәһшәтләрен чагылдырды. Катнашучылар «Ленинград - исән!» дигән слайд-презентация ярдәмендә күп кешеләрне коткарып калган “Яшәү юлы” турында белделәр.

Социаль хезмәт алучылар О.Берггольц, Ю.Воронов, Н.Тихонов һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштылар, «Ладога турында җыр» видео-ролигын карадылар. Социаль хезмәт алучылар игътибарына «Җиңелмәгән Ленинград» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Социаль хезмәт алучыларның берсе күз яшьләре белән "Сугыш күптән бетте" дигән җыр җырлады һәм “Без бу батыр кешеләр белән горурланабыз” – диеп өстәде.

Чарада 21 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International