«18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие турында». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

     Күп балалы гаиләләрдә тормыш хәлләре төрле була. Аларның күбесе, авыр финанс хәлендә була, дәүләт бирә торган мөмкинлекләр турында белми. 

     Түбән Каманың «Веста» үзәгендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы социаль яклау идарәсенең әйдәп баручы белгече Светлана Лапко белән очрашу узды. Белгеч катнашучыларга биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе турында җентекләп сөйләде. «18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 7 сентябрендәге 803 санлы карары нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы зурлыгы һәм гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тигез күләмдә айлык пособие түләнә. ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 18 яшькә кадәрге, үз составында инвалид яки инвалид балалары булмаган гаилә әгъзаларына айлык пособие алар тарафыннан социаль контракт төзү шарты белән билгеләнә. Айлык пособие контракт гамәлдә булган бөтен чорга бирелә. Гаиләнең һәр әгъзасына билгеләнә торган айлык түләү күләме җан башына исәпләгәндә Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы зурлыгы һәм гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тиң. 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган, анда ата-аналарының берсе генә булса да инвалид һәм (яки) бер генә бала булса да инвалид бала булган гаилә әгъзаларына айлык түләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие турында» 2009 елның 7 сентябрендәге 803 санлы карары белән расланган тәртиптә билгеләнә. Айлык түләү прописка урыны буенча социаль яклау идарәсенә кирәкле барлык документлар белән гариза биргән айдан билгеләнә һәм алты ай дәвамында түләнә.

     Үзәк белгечләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алдылар, шулай ук социаль контракт төзегәндә гаиләләрдә туган барлык сорауларны да чишә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International