Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүген Ленинград блокадасын өзүгә багышланган чара узды. Социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл үткәргән бу чараның сценарие Ленинградны саклаучыларның каһарманлыгы, халыкның рухи батырлыгы турында мәгълүмати блокны һәм әңгәмәне үз эченә ала. Әлеге чараның максаты-Бөек Ватан сугышы турында социаль хезмәт алучыларның күзаллауларын киңәйтү, Ленинград блокадасы турында сөйләү, совет халкының рухи батырлыгына уңай бәя бирү, сугыш тарихын бетерергә омтылышларның деструктив характерын күрсәтү, Җиңүнең әһәмиятен киметү; блокаданың фаҗигасен кичергән кешеләргә карата кызыксыну уятырга; сугыш вакыйгаларының төрле трактатларына тәнкыйть белән карарга, патриотизм, гражданлык хисе тәрбияләргә. Биредә яшәүчеләр «метроном өчен Соло», Д.Шостаковичның «Ленинград симфониясе» аудиоязмасын тыңладылар, Ленинград халкы күргән авырлыклар һәм газапларны күз алдына китерделәр, 125 грамм арыш икмәге кисәгенен нинди икәнен дә күрделәр. Безнең халык өчен 1941-1945 еллардагы сугыш чын мәгънәсендә Бөек Ватан сугышы була. Ленинград блокадасы да халыкның бердәмлеге, аның рухи ныклыгы гына җиңүгә китерергә мөмкин икәнлеген күрсәтте.