Кыш балаларның да һәм өлкән яшьтәгеләрнең дә яраткан ел фасылы.Арча тернәкләндерү үзәгендә эшләүче белгечләр балалар өчен стадионда ”Кышкы уеннар” исеме астында чара үткәрделәр.Традицион кышкы уеннар салазкаларда шуу, чаңгыда шуу һәм хәрәкәтчән уеннар белән бәйләнеп барды.
Балалар арасында чаңгы спорты белән яңа гына танышучылар да бар,ә кайсылары чаңгыда йөрүне әйбәт камилләштергән. Хәер, араларында чаңгыны кия алмыйча һәм кузгалып китә алмыйча зур булмаган авырлыклар тусада, аларның алланган куанычлы йөзләре бу спорт төрен үз итүләре турында әйтеп тора иде.
Берәүләр «чаңгы фәне» алган арада, икенчеләре таудан салазкаларда шудылар. Бу уен һәр кышкы бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора. Балалар күңеллэре булганча күтәренке күңел белән таудан шудылар. Менә нинди күңел ачулар бүләк итә безгә кыш!
Шуннан соң балалар өчен саф һавада кабартма белән чәй эчү оештырылды.
Белгеч Галиева Ләйсән сүзләренә караганда, мондый чаралар уздыру уңай эмоциональ кәефне күтәрүгә һәм сәламәтлекнне арттырырга ярдәм итә, төрле авыруларны кисәтә, физик күнегүләр белән кызыксынуны арттыра, дәрт һәм дәрман уята.