ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 31 гыйнварында  “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге  тернәкләнүчеләр  “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Тернәкләнүчеләргә туган як тарихын өйрәнү  буенча сәяхәт күп мәгълүмат тупларга һәм белем өстәргә мөмкинлек бирә.

Өлкәннәргә кар чистартуда булышу.

Бу көннәрдә бик күп кар яуганга Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль тәрбиячесе “Йолдыз” хәрәкәтенең волонтерлары белән социаль  хезмәт алучы өлкәннәргә кар чистартуда булыштылар.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева «Кышкы табигать» дигән татар телендә кычкырып уку китапханә терапиясе үткәрделәр.

      «Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында Мамадыш муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны медицина тикшерүләрен һәм аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрүне дәвам итә.

2020 елның  31 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән  “Әгәр дә озак яшисең килсә, эчмәскә һәм тартмаска кирәк” дигән дәрес узды.


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

2020-нчы елның 21нче февраль  көнендә Югары Утар балалар интернат-йортының тәрбиячесе Тимергалиева Ландыш  җитәкчелегендә Ир-атларны котлау акциясе “Ватаным армия белән көчле” исеме астында шөгыль үткәрелде.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 30 нчы гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл тарафыннан "Куркыныч төшү"дигән чара уздырды.

"Сәламәтлек артыннан - тренажерларда!"

2020 нче елның 28 нче гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара кысаларында «Әниен белән мактан» күнегүе үткәрде.

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Эльвира Гарипова 2 нче социаль участокта «Яшьләр субкультуралары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрне социаль-куркыныч мохиткә җәлеп итүгә комачаулаучы тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзләрен тотышлары өчен җаваплылык тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International