Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева «Кышкы табигать» дигән татар телендә кычкырып уку китапханә терапиясе үткәрделәр.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны мәдәни, рухи тормышка җәлеп итү, авырулары аркасында тормыш эшчәнлеге шартлары үзгәргән социаль адаптацияне күтәрү һәм туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Китапханә терапиясе укучының саләмәт яшәү рәвешен яхшыртуга юнәлдерелгән, рухи үсешенә ярдәм итә торган һәм сәламәтлекне саклый торган алымнарның берсе. Сәнгать әсәрләрен өйрәнү катнашучыларны яшәргә, социумга җайлашырга, әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүгә ярдәм итә.. Күпчелек әдәби жанрлар кешеләргә үз-үзләрен һәм шул рольне башкаручы белән чагыштырырга мөмкинлек бирә, мондый кыенлыклар аларда гына түгел икәнен аңларга булыша. Шуның хисабына укучының актив мөстәкыйль тормыш позициясе үсә һәм бу киләчәктә авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итә.
Чарада танылган татар шагыйрьләре: Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллинның кышкы чорга багышланган шигырьләре яңгырады. Әлеге шаккаттыргыч шигырьләрдән соң урамда пәйдә булу, ялтырап торган кар бөртекләрен күрү, салкын җилне тою һәм бу чорның матурлыгына чуму теләге туды.
Чара турында фикер алышканда, тыңлаучылар арасында бер социаль хезмәт алучының якынын, яраткан кешесен югалту сәбәпле, кискен кайгы кичерүе ачыкланды. Ул үзенең хәлен ачыклаучы, аңа туры килә торган шигырьләр белән уртаклашты һәм шигырьләрнең кайгы вакытында ярдәм итүләре турында сөйләде. Катнашучылар, җылы сүзләр белән аның кайгысын уртаклаштылар, ул елмая алгач кына, анардан шигырьләрнең һәм аларның авторларының исемен сорадылар.
Китапханә терапиясе барысына да ошады, чара тәмамланганнан соң да әле озак кына бер-берсе белән сөйләшеп утырдылар.
Чарада 15 кеше катнашты.