Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге социаль педагоглары “Куркыныч төшү” дигән чара уздырды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

2020 нче елның 30 нчы гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Шакирова Римма һәм Сәлимова Айгөл тарафыннан "Куркыныч төшү"дигән чара уздырды.

Чара алкогольнең кеше организмына йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашуның төп бурычлары: социаль хезмәт алучыларны алкогольнең кеше сәламәтлегенә һәм киләчәгенә тискәре йогынты ясавы белән таныштыру; сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау.

Чарада 6 социаль хезмәт алучы катнашты.

Очрашу барышында яшүсмерләр "Куркыныч төшү" дигән темага мультфильм карадылар, педагоглар караган мультфильм буенча мавыктыргыч әңгәмә һәм «Уртак тел» уены үткәрделәр.

Чара ахырында балалар социаль педагогларның сорауларына җавап бирделәр һәм кызыклы дәрес өчен аларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International