Агымдагы елның 31 гыйнварында “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Тернәкләнүчеләргә туган як тарихын өйрәнү буенча сәяхәт күп мәгълүмат тупларга һәм белем өстәргә мөмкинлек бирә.
Биредә алар экспонатлар карап, борынгы бабайларыбызның тормышы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Иң дулкынландыргыч һәм истә калганы – Бөек Ватан сугышына багышланган зал иде. Бу залда фотопортретлар, солдат хатлары, сугышта катнашткан ветераннарның шәхси әйберләре урын алган. Музей директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы сугышка киткән,хәбәрсез югалган ир-егетләребез, бу җиңү безнең илебез халкына нинди авырлык, газаплар, югалтулар аша килгәне турында сөйләде.
Музейдан алган хис- кичерешләр, тернәкләнүчеләрнең күнелләрен үзгәртеп җибәрде. Музей җитәкчесе ,Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Гарифҗан Гали улына барысы да эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде.