2020 нче елның 28 нче гыйнварында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара кысаларында «Әниен белән мактан» күнегүе үткәрде.
Чара балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы һәм эчкерсез мөнәсәбәтләр формалаштыруга, балаларны һәм ата-аналарны якынайту, гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрне саклауга юнәлдерелде.
Очрашуның төп бурычлары: ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтләрендә социаль-педагогик компетентлыкны арттыру; балаларның ата-аналар белән хезмәттәшлек һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру.