«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Әгәр дә озак яшисең килсә, эчмәскә һәм тартмаска кирәк” дигән дәрес узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның  31 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән  “Әгәр дә озак яшисең килсә, эчмәскә һәм тартмаска кирәк” дигән дәрес узды.

Әлеге дәреснең максаты булып балаларның тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында белемнәрен киңәйтү, балаларда сәламәтлекнең әһәмиятлелеген формалаштыру торды.

Бу чарада балалар нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр булуы турында фикер алыштылар. Балалар иң куркыныч һәм зарарлы гадәтләр: алкоголь һәм тәмәке тарту, шулай ук бу гадәтләрнең нәрсәгә китерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Видеоны караганнан соң, балалар үзебездә гадәтләр булдырабыз һәм сәламәтлегебез безнең гадәтләрдән тора, дигән нәтиҗә ясадылар. Әлеге чарада 23 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International