Сәламәт булыр өчен Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Саф һавада тренажерларда шөгылъләнү сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә һәм зарарлы гадәтләрне профилактикалауның нәтиҗәле формасы булып тора, шулай ук сәламәтлекне саклап калуга һәм актив тормыш алып барырга ярдәм итә.