«Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында Мамадыш муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны медицина тикшерүләрен һәм аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрүне дәвам итә 2020 елда хастаханэгэ алып барылырга тиешле өлкәннәр саны 2600не тәшкил итә. Мамадыш муниципаль районынын авылларында яшәүче затларны китерү бушлай башкарыла.
Халыкны диспансерлаштыру программасы, куркыныч авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм алар белән үз вакытында көрәш башлау максаты белән, медицина тикшерүләренең тулы күләмен алырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта 2нче Ферма авылы гражданнары тикшерелү уза.