«Яшьләр субкультуралары». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Эльвира Гарипова 2 нче социаль участокта «Яшьләр субкультуралары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрне социаль-куркыныч мохиткә җәлеп итүгә комачаулаучы тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзләрен тотышлары өчен җаваплылык тәрбияләү.

Катнашучыларны үзара таныштыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүендә балалар бер-берсе белән таныштылар: әйләнә буенча исемнәрен балачактагы кебек атадылар, аннан соң киләчәктә ничек атаячакларын әйттеләр. Белгеч һәрберебез өчен исем – ул теге яки бу кешене, шулай ук безнең үзебезне билгели торган сүз, ул туганда бирелә һәм гомер буе кешене озата бара, дип аңлатты. Ул кешенең ничек үсүенә карап үзгәрә: безнең исем безнең белән бергә үсә. «Юл чаты» күнегүе балаларны нинди юл буенча барырга, нәрсә сайларга кирәклеге турында уйларга мәҗбүр итте. Балалар ни өчен нәкъ менә шундый юлны сайлаганнары турында сөйләделәр. Соңыннан белгеч балаларга «Субкультура» һәм «Яшьләр субкультурасы»ның нәрсә икәнлеге, «субкультура»ның нинди төрләре бар, алар куркынычмы әллә куркынычсызмы икәнлеге турында сөйләде. Дәрестә төп заманча субкультуралар каралды: фриклар, геймерлар, готлар, эмо, хипстерлар, воркаутерлар һ. б.

Дәрес ахырында белгеч нәтиҗә ясады: һәр кеше язмышын үзе ясый. Нинди юл сайларга икәне аның үзеннән тора. Бу тормыш юлының үзе өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркынычсыз булуы мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International