11нче февраль2020 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага уен – викторина үткәрде.
2020 елның 10 февралендә Хаҗиева Равил Нәҗип кызы, үзенең хезмәт күрсәтә торган Вәлиуллина Марсилия Госман кызы өчен өйдә бәйрәм оештырды.
Мамадыш муниципаль районының « Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар булган күп балалы гаиләләр, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр ведомствоара сәфәрләре барышында патронажланды.
Кышын кошларга ярдәм итү-һәркемнең изге эше!
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында җимлекләр ясау
2020 нче елның 10 нчы феврале көнне балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән «Бер-берең каршысына бару» программасы кысаларында 3 нче социаль участокта (Олы Афанас авылы) Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Резедә Абрамова 12-13 яшьлек 14 бала өчен «Мин һәм минем ата-анам» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре график буенча Олы Нырсы, Тәмте, Екатериновка, Ачы, Әбде, Олы Мәтәскә авыл җирлекләренә социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү максатыннан, өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә учетта торган 123 өлкәннәребезгә чыгыш ясалды.
"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
Теләче урта мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова А. Х. «Репутация белән идарә итү»дигән 15-16 яшьлек балигъ булмаганнар белән "Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру" технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР тарихы буенча фотоальбомнар карау («Хатирәләр терапиясе») белән әңгәмәләр оештырдылар
Өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш һәм алар турында кайгыртырга теләк тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында 1 нче гимназия укучылары һәм Балык Бистәсе "Доверие – Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль проектка кушылып, Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне Динмөхәмәтов Нуретдин Вәлимөхәмәт улы янына бардылар. Танышу җылы дустанә шартларда узды.