Теләче урта мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова А. Х. «Репутация белән идарә итү»дигән 15-16 яшьлек балигъ булмаганнар белән "Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру" технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес онлайн-репутация төшенчәсе белән танышудан башланды. Аннары катнашучылар «Мин реаль, мин виртуаль» һәм «Репутация белән идарә итү» күнегүләрен үтәделәр, үз-үзеңне интернетта һәм реаль тормышта тоту һәм кабул итү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Әлеге дәреснең максаты: интернетта һәм социаль челтәрләрдә шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында яшүсмерләрнең күзаллауларын киңәйтү, Интернетның реаль тормышта репутациягә йогынтысы. Соңыннан барлык катнашучыларга да «Интернетта аралашуның төп кагыйдәләре»дигән мәгълүмати материал белән белешмәлекләр тапшырылды.