«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгәндә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага уен – викторина

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен  «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага уен – викторина үткәрде.

       Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларда интернетта куркынычсызлык турында мәгълүматлылыкны һәм компьютер грамоталылыгын арттыру, Paint график редакторы программасында иҗади күнекмәләрен ныгыту.

     Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны 2004 нче елның февраль аеның икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә торган бөтендөнья куркынычсызлык көне белән таныштырды. Чара барышында катнашучыларга Power Point программасы буенча презентация күрсәтелде, “Эйе”, “Юк” уены уйнадылар, “Интернетта – куркынычсызлыкның 10 кагыйдәсе” дигән темага видеоролик карадылар. График редакторы Paint программасы буенча катнашучылар “Интернетта куркынычсызлык” эмблемасы рәсемен ясадылар.

        Чара ахырында фикер алышканда, социаль хезмәт алучылар белгечкә чара өчен рәхмәт белдерделәр һәм Интернет-ул компьютер куркынычсызлыгына реаль куркыныч янавын билгеләп үттеләр.

         Чарада 14 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International