Авыл җирлегенә социаль хезмәткәрләрнең эшен тикшерү өчен чыгу

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре график буенча Олы Нырсы, Тәмте, Екатериновка, Ачы, Әбде, Олы Мәтәскә авыл җирлекләренә социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү максатыннан, өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә учетта торган 123 өлкәннәребезгә чыгыш ясалды. Социаль көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады, социаль хезмәткәрләр график нигезендә  гражданнарга йөриләр.

Акча урлауга, милекне урлауга бәйле очракларны булдырмау максатыннан, шулай ук безнең карамактагылар өчен куркынычсызлык максатыннан «Сак булыгыз мошенниклар»дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International