Мамадыш муниципаль районының « Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар булган күп балалы гаиләләр, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр ведомствоара сәфәрләре барышында патронажланды. Торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, электр үткәргечләрнең һәм газ җиһазларының торышы тикшерелде, автоматик янгынга каршы сигнализаторлар куелды. Гаилә әгъзалары апсны куллану принциплары турында инструкцияләнде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде .