"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә. “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсус автотранспортында 3 медицина учреждениесенә: Алабуга шәһәр сырхауханәсе, Морт участок хастаханәсе, Костенеев амбулаториясенә илтеп җиткерелә.
2020 елның 1 кварталында Алабуга районының медицина оешмаларына 812 кешене китерү планлаштырыла. Аларның 273е инде китерелгән.