Ветеран белән якшәмбе көн

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш һәм алар турында кайгыртырга теләк тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында 1 нче гимназия укучылары һәм Балык Бистәсе   “Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль проектка кушылып, Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне Динмөхәмәтов Нуретдин Вәлимөхәмәт улы янына бардылар. Танышу җылы дустанә шартларда узды.

    Нуретдин Вәлимөхәмәт улы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек яшәгәне турында сөйләде. 13 яшеннән колхозда эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән бөтен эшне дә башкара. Ул авыр вакытта без, балалар, җәйге ялның нәрсә икәнен белми идек. Каникуллар булмады, чөнки өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк иде. Басулардан печән ташыдык, утын  ярдык , бәрәңге утырттык. Кием - салым, аяк киеме булмады, чабата ясадык. Бик ач булдык. Мәктәптә кышкы вакытта бик салкын иде.Бурек , бияләйләрдән йордек.

Ул чакта дәфтәрләр юк иде, табылган кәгазьдә яздык. Дәреслек бөтен сыйныфка бер иде, - дип искә ала ветеран.

Нуретдин Вәлимөхәмәт улы 18 яшь тулгач, 5 ел һәм 9 ай хәрби -диңгез флотында хезмәт итә.   

      Балалар ветеранның сөйләвен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Соңыннан ветеранга ярдәм күрсәтү буенча алга таба чаралар турында планнар төзелде. Нуретдин Вәлимөхәмәт улы һәм аның хатыны үзәк белгечләренә һәм волонтерларга өлкән буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International