“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгечләр: Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова, Чулпан Галләмова һәм 1-нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева Ватан саклаучылар көне кысаларында «Ягез әле, егетләр» дигән патриотик уен үткәрделәр.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, Ватан алдындагы бурычларын үтәгән һәм хәзерге көндә хәрби хезмәт итүчеләргә хөрмәт күрсәтү, гражданлык–патриотик хисләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм буыннар арасында өзелмәс элемтә булдыру.
Бәйрәм чарасын белгечләр, ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлаудан башлап җибәрделәр, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр һәм әлеге истәлекле көннең тарихын искә төшерделәр.
Ярышта ир-атлар, үзләренең интеллектуаль, иҗади сәләтләрен күрсәтеп, "Эрудит" конкурсында катнаштылар. Алар кыюлык, батырлык, түземлелек күрсәттеләр һәм кырны “минадан” уңышлы итеп чистарттылар. "Ипподром" уенында актив катнашып, барлык тамашаны да гаҗәпләндереп, бер үк вакытта алар финишка килделәр һәм «Батальон, утка рөхсәт» уенында үҗәтлек, зирәклек, төгәллек күрсәттеләр. Фасольләрдән “Сүз җый” дигән дидактик бирем тамашачылар өчен кызыклы, мавыктыргыч мизгел булды, өлкән катнашучыларның берсе яшь социаль хезмәт алучыга тиешле сүз җыярга ярдәм итеп, үсеп килүче буынга чын ир-ат ярдәме күрсәтте.
Ярышта катнашучылар уеннар арасындагы тәнәфесләрдә, Александр Абрамовның гармон моңына кушылып, җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләп, гүзәл хатын-кызлардан котлаулар кабул иттеләр. Чара ахырында судьялар балларны исәпләделәр һәм җиңүчеләрне игълан иттеләр. Ике социаль хезмәт алучы, тәкъдим ителгән сынауларны намус белән һәм лаеклы үтәп чыгып, җиңүче булдылар. Аларга "Мастеровые" рус драма театры спектакленә билетлар тапшырылды, ә барлык катнашучылар өчен төп бүләк - көчле алкышлар булды. Спорт уены күңелле һәм дәртле булды.