Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы тарафыннан Яшел Үзән районы Норлат авылының «Зебра» клубы базасында балалар психотерапевты, Кататим - имагинатив психотерапия институты доценты Гюнтер Хорн тарафыннан эшләнгән «Лепешка» социаль-психологик уенын кулланып дәрес үткәрелде.
Уен балаларга үз хисләрен, теләкләрен аңларга һәм әйтергә, шулай ук сүзләр ярдәмендә үзеңне якларга өйрәнергә ярдәм итә. Уенда шулай ук үзара гаепләүләр, йошшак гафу үтенүләр, рәхмәт сүзләре, ярдәм турында үтенечләр кабатланы. Уенчылар агрессияне җиңү ысулларын өйрэнделәр. Дәрес ахырында балалар уен турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.