Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәге психологы Яшел Үзән районы Норлат авылының «Зебра» клубы базасында «Минем иң яхшы сыйфатларым агачы»темасына тренинг элементлары белән дәрес үткәрде.
Дәрес шәхесне ачуга, үз-үзеңә бәя бирүне арттыруга, коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән иде. Дәрес барышында арт-терапия, музыкотерапия һәм уен терапиясе кебек төрле психологик ысуллар кулланылган. Шулай ук балалар белән эмоциональ һәм мускул киеренкелеген бетерүгә юнәлдерелгән хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Дәрес тәмамлангач, балалар үзләре турында сөйли белү, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын ассызыклау һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.