2020елның 16 февраленда «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 12 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әкияттә кунакта» театр түгәрәге дәресендә В.Сутеевның “Алма” әкиятен балаларның фланеграфта күрсәтүен үткәрде.
Максат: балаларны фланелеграфта күрсәтеп, мөстәкыйль рәвештә әкият сөйләргә өйрәтү. Персонажның тавышын үзгәртеп, характеры һәм үзенчәлекләрен сүрәтләргә өйрәтү. Хәтер, сөйләм телен үстерү, үз-үзенә ышанычсызлыкны киметү.
Әлеге чарада куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур теләк белән мөстәкыйль яңа әкият күрсәттеләр. Алар аны фланелеграфта күрсәтеп, үзләре сөйләделәр. Балалар әкият персонажларының тавышларын үзгәртеп характерлы үзенчәлекләрен тапшырырга өйрәнделәр.