2020 елның 14 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Геройлар янәшә яшәгән...” дигән чара узды.
Максаты Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында күзаллауны киңәйтү, илебезнең героик үткәне белән аралашу аша балаларны якташыбыз Фомин Михаил Сергеевич батырлыгы белән таныштыру.
Дәрес Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар Менделеев шәһәрендә туган якташларыбызныҗ кыскача биографиясе һәм батырлыгы белән таныштылар. Фомин Михаил Сергеевичның батырлыгы балалар күңелендә онытылмаслык эз калдырды.
Чарада 23 кеше катнашты.