Ел саен кышның соңгы ае, 23нче февральдә, без барыбыз да “Ватанны саклаучылар көнен” билгеләп үтәбез. Бу тагын бер кат, балаларга кыюлык, батырлык, тәвәкәллек турында искә тошерергә мөмкинлек бирә.
Шушы бәйрәм якынлашкан көннәрдә Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган балалар рәсемнәре буенча тематик күргәзмә оештырылды.
Атна буенча группада төрле чаралар уздырылды: шушы темага багышланган әдәби әсәрләр укылды, рәсемнәр каралды, әңгәмәләр үткәрелде. Болар барысы да балаларга рәсемнәрне буяу өчен ярдәм итте. Балалар зур кызыксыну белән күргәзмәдә катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Алар солдат рәсемнәрен , пароход, самолет, су асты көймәсе рәсемнәрен буядылар. Барысы да бик тырыштылар. Рәсемнәре төрле һәм матур килеп чыкты. Үткәрелгән чарадан һәммәсе дә бик канәгать калдылар.