«Спортландиягә Сәяхәт» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр чаңгыда шуырга чыктылар. Чаңгы - иң кулай кышкы спорт мавыгуларының берсе. Чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, чыныгу чарасы булып тора, тизлекне, чыдамлыкны, координацияне үстерүгә, терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытуга ярдәм итә, ә саф һаваның йогынтысы сулыш органнары эшчәнлеге өчен аеруча яхшы. Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, күтәренке кәеф алдылар, гадәти булмаган шартларда аралаштылар.
