Матур традицияләр

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Безнең приютта яшь Арсений үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте, Шушы көннәрдә аңа 5 яшь тулды. Күркәм традиция буенча яшь юбилярны төркем балалары котлады. Алар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. «Асылташ» социаль приюты администрациясеннән Арсений бүләк итеп узыш машинасы алды. Юбиляр өчен бу көтелмәгән хәл иде, тик ул да читтә калмады һәм төркем балаларын тәмле кәнфитләр белән сыйлады. Ә соңрак төркемдә, балалар барысы да бергә бүләк белән уйнадылар.

Арсений өчен генә түгел, ә мәктәпкәчә төркем балалары өчен дә бу көтелмәгән бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International