Арчаның "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәгендә белгечләр музыка белгече Ләйсән Ганиева, логопед Лемара Ганиева, психолог Алинә Сабирова җитәкчелегендә Ш. Перроның “Кызыл калфак” әкиятен куйдылар. Әлеге әкиятне сәхнәләштергәндә балалар үзләре башкарган геройлар ролен зур осталык белән уйнадылар, әкиятнең куелышында зур кызыксыну белән катнаштылар. Геройлар образларын ачык һәм эмоциональ итеп уйнадылар. Костюмнар һәм музыка чын театр тойгыйсы тудырды.
Әкият персонажлары ярдәмендә, балалар бер- береңә ярдәм итүнең, башланган эшне ахырына җиткеүенең мөһимлеген аңладылар.
Мондый чаралар балаларда театр эшчәнлегенә кызыксыну уятуда, иҗади сәләтләрен үстерүдә, чыгыш ясаганда үзләрен иркен тотарга өйрәнүдә зур әхәмияткә ия.