«Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр “Виват, Татарстан!” конкурсы номинантлары

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

19 февраль көнне «Мәдәни-ял итү үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе сәхнәсендә халкыбызның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Виват, Татарстан!” патриотик җырлар муниципаль конкурсы узды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән конкурста катнашучыларны һәм кунакларны Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова сәламләде. Чистай шәһәре һәм районы буенча конкурста 70 ләп кеше катнашты. «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Александр Шартов, Марина Липатова да әлеге конкурста көч сынашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, 30 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге конкурсантлар арасында «Вокал-соло» номинациясендә Александр Шартов 2 урын, Марина Липатова 3 урынга лаек булды. Барлык җиңүчеләрне диплом-грамоталар, истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International