Россия-бай һәм данлыклы тарихка ия булган бөек ил. Без үз иле, аның традицияләре, мәдәни мирасы белән горурланырга тиеш булган күпмилләтле ил гражданнары. без туган телне яратырга һәм сакларга тиеш.
Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова Халыкара туган тел көнен бәйрәм итүгә багышланган «Һәр халыкның үз зирәклеге бар» дигән күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала танышты.
Балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның әдәбияты белән таныштылар. Биредә шулай ук татар, рус, чуаш, удмурт халык әкиятләре, мифологияләр дә бар иде. Аннары педагог катнашучылардан сез нинди милләттән дип кызыксынды. Халыклар ни белән аерыла? Балалар һәр милләтнең үз теле, үз мәдәнияте һәм сәнгате, милли костюмы, мили кухнясы бар, дип җавап бирделәр. Әгәр халыклар төрле телдә сөйләшсәләр, алар бер-берсен ничек аңлый соң? Россиядә барысы да диярлек рус телен белә. Ләкин рус кешесе татарлар арасында озак яшәсә, ул, әлбәттә, бу телне яхшы белә башлый. Башка халык телен өйрәнеп, син әлеге милләткә карата хөрмәтеңне күрсәтәсең.
Соңыннан балалар белән бергә аларга әбиләре, әниләр сөйләгән, үз гаиләләрендә онытмый торган һәм хөрмәт итә торган халык гореф – гадәтләрен искә төшерделәр,
Күргәзмәдә булган малайлар һәм кызлар үзләренең туганнарына күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләргә теләк белдерделәр. Балалар үз телләренә генә түгел, башка халыкларның телләренә дә сакчыл карау бик мөһим икәнлеген аңладылар, чөнки бу дөньяның башка күзаллаулары белән танышу ысулы, шулай ук һәр халыкның, кешенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итәргә кирәк.