Хәзерге вакытта бөтен дөньяда чәй - сәламәтлек өчен кабул ителгән эчемлек. Чәй фикерләрне тәртипкә китерергә һәм рухны күтәрергә ярдәм итә. Витаминлы чәй күп кенә авыруларны булдырмау өчен бик яхшы профилактика булып тора. Шулай ук чәй эчүне күңелле ритуалга әйләндерергә мөмкин. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Чишмә интернат-йорты хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен шундый бәйрәм ритуалын үткәрергә карар кылдылар. Юкә чәчәге, мәтрүшкә, аю камыры, гөлҗимеш, кипкән җиләк-җимеш, лимон белән чәй кайнаттылар. Барысын да бәйрәм белән котладылар һәм нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Ир-атлар витаминнар порциясе генә түгел, ә үзара аралашу вакытында бик күп уңай эмоцияләр алдылар.