“Мин хәтерлим, мин горурланам!”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Безнең илдә 23 февральдә «Ватанны саклаучылар көне» билгеләп үтелә. Аны Ватаныбыз сагында торган хәрби, батыр һәм кыю кешеләр бәйрәм итә. Бу бәйрәм хәрбиләр өчен генә түгел, ә чын ир – атлар-кыю, көчле, ышанычлы һәм җитезләр. Мондый бәйрәм үсеп килүче буында патриотизм рухын тәрбияләү өчен менә дигән форсат. Бу көннәрдә балалар үз Ватанының иң яхшы традицияләренә үзләренең катнашуларын тоялар, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаша.

Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы һәм Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 5-16 яшьлек 23 бала арасында 2020 нче елның 19 нчы февраленнән 26 нчы февраленә кадәр “Мин хәтерлим, мин горурланам!” дип аталган рәсем конкурсы үткәрде. Максаты: патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбыз өчен горурлык, сәнгать зәвыгын, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның талантларын ачу.

Конкурс игълан ителгәнче, хезмәт буенча инструктор катнашучылар белән армия нәрсә ул һәм кем ул Ватанны саклаучылар, гаскәрләрнең төрле төрләре, хәрби һөнәрләр турында әңгәмә үткәрде. Соңыннан балалар шигырьләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр. “Мин хәтерлим, мин горурланам!” рәсем конкурсында  балалар сугыш турында хикәяләрнең геройларын, совет танкы һәм самолетын, винтовка тоткан солдатны һ. б. темаларга рәсемнәр ясадылар. Иң яхшы эшләр гомуми стендка эленде.

23 февральгә әтигә, бабайга яки абыйга иң яхшы бүләк булып баланың үз куллары белән ясаган рәсеме тора. Карандаш яки буяулар белән ясалган тематик иллюстрация яраткан ир-атларны бәйрәмдә сөендерәчәк һәм балаларның кул җылысы сизелеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International