“ЮЛДАШ” ЧИСТАЙ ШӘҺӘРЕНЕҢ КАРТЛАР ҺӘМ ИНВАЛИДЛАР ИНТЕРНАТ-ЙОРТЫНДА СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘРДӘН ФАЙДАЛАНУЧЫЛАР АРАСЫНДА “БАТЫРЛЫК ҺӘМ НАМУСЛЫК” ИСЕМЕ АСТЫНДА МУЗЫКАЛЬ БӘЙГЕСЕ

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

21 февраль көнне, интернат-йорт белгечләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында “Батырлык һәм намуслык” исеме астында музыкаль бәйге оештырды.

Чараның максаты: хәрби-патриотик җырларны пропагандалау һәм популярлаштыру, гражданлык җаваплылыгын һәм Ватанга мәхәббәтне тәрбияләү.

Чарада интерат йортта яшәүче ир-егетләр катнашты. Катнашучылар сугыш еллары җырларын, хәрби һөнәр, Бөек Җиңү һәм Ватанга мәхәббәт турындагы заманча җырларны танып-белү буенча ярыштылар. Совет чорының “На безымянной высоте”, “Эх, дороги!”, “День Победы”, “Катюша”дигән яраткан музыкаль шедеврларын һәркем теләп башкарды. “Армия җырлары” номинациясе бик популяр булды. Конкурста катнашучылар “Вологда”, “ Идет солдат по городу ”, “Самоволочка” җырларын яратып башкардылар. Кемдер аларны үзенең армия тормышыннан һәм хезмәтеннән кызыклы эпизодларын искә төшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International