“Май чабу” бәйрәме

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Масленица-ул җыр hәм биюләр, күңелле уеннар белән кышны озату, безнең якларда аны “Май чабу” бәйрәме дип йөртәләр. Балтачның «Наз» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен 28 февраль көнне бәйрәм уздырдылар. Кыш озату бик күңелле үтте! Социаль хезмәт алучылар аркан тартышу, әтәч сугышлары, туплы хоккей һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Инвалидлар һәм пенсионерлар уеннар белән беррәттән  әйлән-бәйлән уйнадылар һәм төрле халык көйләренә биеделәр. Уеннар тәмамланганнан соң барлык катнашучылар коймак белән чәй эчтеләр. Әлеге чарада катнашучылар май чабу бәйрәменең  символы булган  әнә  шул  карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә, кышны озаттылар, яз  килүне чакырдылар.  

          Көнчыгыш славяннарының тарихи традицияләре турында яңа белемнәр белән алынган саф һавада үткәрелгән чарадан шатлыклы һәм канәгать булып, социаль хезмәт алучылар бүлеккә әйләнеп кайттылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International