2020 нче елның 25 февралендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре « Балигъ булмаган балалар һәм гаиләдәге конфликтларны хәл итү чарасы буларак медиация нигезендә килешү хезмәте»дигән республика семинар – практикумы нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрделәр. Әлеге киңәшмәдә белгечләр «Гаилә советы» технологиясен өйрәнделәр, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Технологияне социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаилә үрнәгендә тикшерделәр. Алып баручы, мөмкин булган катнашучыларны билгеләделәр, хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне ачыкладылар һәм башлангыч очрашу планын эшләделәр.
2020 елның 2 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен “Гаҗәеп балык дөньясы” дигән экологик викторина үткәрделәр.
2020 елның 1 мартында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында тәрбияләнүче балалар янына Казан шәһәреннән «Дари Добро» социаль проектыннан даими килеп тора торган яраткан волонтерлар килеп киттеләр.
28.02.2020 г. "Шәфкать" үзәге социаль эшчеләр аз хәрәкәтләнүче өлкәннәрне грамотлы карау курсы узды.
2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Мамадыш муниципаль районында «Өмет нуры» клубы кысаларында «Чаңгыда йөрү» дигән чара социаль хезмәт алучылар белән үткәрелде. Соңыннан балалар “Масленица” атнасына багышлап тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйландылар.
Көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгедә «Үзгәрешләр җиле» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Снежана Горбунова «Хисләр белән идарә итү. Норматив булмаган лексика» исемле дәрес үткәрде. Әлеге технология балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә, шулай ук яшүсмерләр арасында агрессив тәртип формаларын профилактикалауга юнәлдерелгән. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтүче 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер сыйныфында социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында март аенда Россиянең хәрби данлыклы көннәренә багышланган мастер-класс үткәрде.
28 февраль көнне дә нинди милләт кешесе булуына карамастан, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр шау-гөр килеп бәйрәм итте. Интернат-йорт хезмәткәрләре оештырган Масленица бәйрәме бик тә кызыклы, җанлы итеп узды. Учреждение белгечләре Елена Малолеткова, Людмила Җамалетдинова, Анна Михеева, Марина Гыйльметдинова, Рәшит Вәлиев, Альбина Сираева театральләштерелгән тамаша, рус халык уеннары, әйлән-бәйлән уеннары, күңелле җырлар белән бәйрәм фольклор программасы оештырдылар.
2020 елның 28 февралендә «Кайгырту» приютында мәктәп яшендәге балалар белән экологик КВН үткәрелде . КВНны тәрбияче Давлетшина Н.И.үткәрде.. Максат: укучыларның әйләнә-тирә мохит турында күзаллауларын киңәйтү эшен дәвам итү; алынган белемнәрне гомумиләштерү; укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, төркемдә эшли белү, үз фикереңне әйтә һәм башкалар фикерен тыңлау; табигатькә сак караш тәрбияләү
2020 елның 28 февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек» диеп исемләнгән дәрестә катнаштылар. Дәресне тәрбияче Давлетшина Н.И.үткәрде.
Максаты: аларның килеп чыгышларына карамыйча, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру,
Бурычлар:
- укучыларда "толерантлык" төшенчәсен беркетергә
- укучыларга шәхеснең шәхси сыйфатларын күрергә һәм бәяләргә ярдәм итәргә
- балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү.