Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышны күңелле итеп озаттылар һәм язны каршы алдылар.
Мәзәкләр һәм җырлар белән күңелле музыка астында кунакларны скоморохлар бәйрәмгә чакырдылар. Интернатның бәйрәм мәйданчыгы бик тиз тулды, анда традицион рәвештә массакүләм бәйрәмнәр уза. Бәйрәмнең төп атрибуты булып «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенә йөрүче интернатта яшәүчеләр куллары белән ясалган матур орнаментлы сарафанда Масленица карачкысы торды.
Җырлар, конкурслар, уеннар, ярышлар беркемне битараф калдырмады, һәркем актив катнашырга, бүләкләр алырга тырышты. Чарага әкият персонажлары ролен башкарган интернат белгечләре килү тагын да кәефне күтәрде. Ә рус халык киемендәге Язның килүен барысы да «ура» кычкырып каршы алды. Карачкыдан, коймак белән сыйланудан, әйлән-бәйләннән башка нинди Масленица бәйрәме уза икән? Масленица карачкысы тирәсендә күңелле авазлар астында әби - бабайлар әйлән-бәйлән әйләнделәр. Ә коймак белән каймак, кайнатма һәм тәм-томнар, күңелле биюләр һәм җырлар кышны озату бәйрәменең якты тәмамлануына әверелде.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Мондый чаралар шәхси активлыкны арттыру, өлкәннәргә ярдәм итү һәм аларның тормыш тонусын арттыру өчен бик мөһим.