“Гаиләдә баланы этәрү дәрәҗәсе”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 28 феврале, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез, бәхетле гаилә» клубы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән “Гаиләдә баланы этәрү дәрәҗәсе” методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Әлеге тикшеренүнең максаты: ата-аналарның үз балаларына булган мөнәсәбәтен өйрәнү.

Күп кенә ата-аналар үз баласының яш үзенчәлекләрен яки темпераментын күрергә һәм аңларга теләми. Шуннан мөнәсәбәтләрдә проблемалар килеп чыга да инде. Ә чынлыкта исә, төзәтмәләр генщ кертергә кирәк. «Гаиләдә баланы этәрү дәрәҗәсе шкаласы» методикасын кулланып психолог нәрсәгә лояль карарга кирәклеген күзәтте. Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең 75 % ы үз баласының теге яки бу сыйфатларын кабул итми. Шуның 55% ы бу ялкаулык, фантазияләр, акрынлык һәм ышанычлылык. Әниләрнең 15 % ы үз балаларында агрессив үз-үзен тотышы булган очракта, башка балага беренче булып юл куя белүне күрергә теләми. Кызганычка каршы, әниләрнең нибары 5% ы гына үз баласын нинди бар – шундый итеп кабул итә.

«Ата-ана-бала» үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә яңа аңлы дәрәҗәгә күчү өчен психолог Гюнтер Хорнның «Гаилә псикретлары» уенында катнашырга тәкъдим итте. Әниләр гадел итеп алар аларга туры килә торган  уен карточкаларын сайларга тырышты. Уен ахырында сайлап алынган карточкалар ярдәмендә катнашучылар үзләренә клубның алдагы очрашуларында игътибар итәргә тиешле проблемаларны билгеләделәр.

Үзәк психологы тарафыннан алга таба да мондый дәресләр үткәрү планлаштырыла, алар ата-аналарның яшь һәм балалар психологиясе мәсьәләләрендә компетентлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International