«Доктор Дулитлның искиткеч сәяхәте». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 28 феврале, җомга

Түбән Кама муниципаль районында игелекле күршелек елы кысаларында 2020 нче елның 26 нчы февралендә Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Әлфия Хөснетдинова һәм Олеся Минһаҗетдинова «Җәлил» кинотеатрына социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган баланы «Доктор Дулитлның искиткеч сәяхәте» дигән маҗаралы комедияне карау өчен алып бардылар.

Фильмны трансляцияли башлаганчы педагоглар балаларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр, бигрәк тә залда залда утыру кагыйдәләрен искәрттеләр. Фильм сюжеты буенча, явызлар Королеваны үтерергә булалар, тик доктор Дулиттл кына аңа ярдәм итә ала – нәкъ менә ул акылга һәм белемгә ия. Тик ул кешеләргә түгел, ә хайваннарга гына ярдәм итәргә теләми. Юмор һәм күңелле музыка белән үрелеп барган фильм дәвамында доктор Дулиттл үз талантларын тапшыручы укытучыга трансформацияләнә.

Балаларга табибның тылсымлы маҗаралары, бигрәк тә анда хайваннарның катнашуы ошады. Бу фильм балаларга игелек, аңлау, үзара ярдәмләшү, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар турында тагын бер кат искә төшерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International