Социаль педагог тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен метафорик карталар кулланып дәрес үткәрде. Эш вакытында ата-аналарның компетентлыгын арттыру, балалар белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуга мотивация формалаштыру мәсьәләләре каралды һәм бала белән алга таба да хезмәттәшлек итү буенча тиешле киңәшләр бирелде. Элеге очрашулар ата-аналарның аңында, безнең приютка мөрәҗәгать итеп, алар һәрвакыт килеп туган проблемаларны хәл итүнең дөрес юлларын таба алачагына ышанычны ныгытыр дип өметләнәбез.