Вакыт туктаусыз бара, минутлар сәгать, атналарга үзгәрсә, еллар, унъеллыкларда санала. Менә инде Бөек Ватан сугышы да үсеп килүче буын өчен ерак тарихка әверелә. Әмма мәңгелек символлар бар, онытылмас мәңгелек хәтер бар. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган кешеләр һәм җиңү белән кайтырга насыйп булган кешеләр турында хәтер.
Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова һәм 2 волонтер Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. "Дан сиңа, Җиңүче - солдат!» бәйрәм чарасы кысаларында волонтерлар ветераннар янына бардылар, аларга үз куллары белән ясаган котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырдылар һәм аларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Котлаулар ветераннар өчен күңелле көтелмәгән хәл булды һәм аларны битараф калдыра алмады. Аларның йөзләрендә гаҗәпләнү сизелә иде. Алар волонтерларны шатланып каршы алдылар, аларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр. Очрашу барышында алар үзләренең фронт юллары турында сөйләделәр, хезмәт итүләре турында, Җиңү көнен кайда каршылауларын сөйләделәр, үз бүләкләрен күрсәттеләр.
Котлаулары өчен ветераннар волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм тормыш киңәшләрен бирделәр.