ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 03 нче мартында 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 3нче мартында Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд начальнигы Н.Р.Гайнанов, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А.Р. Нургалиев, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, опека һәм тәрбия секторының белгече            В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.

 

 

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Физкультура белән без тату!»,  Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чарага багышланган чара үтәрелде.

 

03.03.2020 елда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК» үзәге «дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе» психологы Хайрутдинова В. И. төркем чаралары үткәрде: март аена Россия хәрби тарихының истәлекле даталары белән танышу; видеороликлар карау, стендта плакатлар.

03.03.2020 елда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК» үзәге «дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе» психологы Хайрутдинова В. И. төркем чаралары үткәрде: март аена Россия хәрби тарихының истәлекле даталары белән танышу; видеороликлар карау, стендта плакатлар.

Бүген безнең интернат –йортта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган медальләр тапшыру тантанасы булып узды. Юбилей медальләрен 7 тыл хезмәтчәне алды.

 

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 4 нче социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 16 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны республиканың тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштыру, патриотизм хисе тәрбияләү.

  2020 елның 2 мартында Балык Бистәсе муниципаль районында "Доверие-Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында, проблеманың мөһимлеген һәм наркотикларның таралуына тискәре мөнәсәбәтен күрсәтү максатыннан "Үзеңнән башла» дигән акция уздырдылар.       Акциядә социаль хезмәт алучылар һәм район халкы катнашты, аларга кызыл тасмалар һәм эмблемалар таратылды.

2020 нче елның 1нче мартында Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен туротерапия оештырылды – Октябрь мәйданында узган Масленица бәйрәменә экскурсия.

   Түбән Кама муниципаль районындагы «Веста «гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге һәм “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют” дәүләт казна учреждениесенең уртак чаралары кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Ксенобиология яки фантастик җан ияләре тормышы”  дигән өстәл психологик уенын кулланып дәрес үткәрде. Максаты: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International