«Татарстан-безнең уртак йортыбыз». «Веста» Үзәге

2020 елның 3 марты, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 4 нче социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 16 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны республиканың тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштыру, патриотизм хисе тәрбияләү.

Дәрес башында балалар «Туган як» дигән кечкенә презентацияне карадылар һәм республикабызның символикасын булдыру тарихын, аның әһәмиятен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук балалар белән Татарстанның дәүләт телләре, республика халкының милли составы турында да сөйләштеләр. Чара ахырында ТАССР тарихы буенча мини-викторина үткәрелде.

Соңыннан белгеч үзеңнең тарихыңны, тамырларыңны, үткәнебезне белү, бүгенге һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән яшәү бик мөһим булган нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International