Физкультура белән без тату!

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Һәр кешенең иң зур кыйммәте-ул сәламәтлек. Сәламәт, көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Физкультура белән без тату!»,  Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чарага багышланган чара үтәрелде. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар үз көчләрендә, җитезлектә, зирәклектә, тизлектә көч сынаштылар. Балалар физкультура белән шөгыльләнүдән канәгать калдылар, күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Мондый чара балаларда физик культура, спорт белән кызыксынуны үстерә, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыра, уңай эмоцияләр үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International