Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 3нче мартында Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд начальнигы Н.Р.Гайнанов, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А.Р. Нургалиев, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.